Пәйгамбәрләр Тарихы

Коръәни-Кәрим кешеләрне дөрес юлга күндереп, аларны дөнья һәм ахирәттә бәхетле итү өчен иңдерелде. Шушы максатка ирешү өчен, кешегә мөрәҗәгатендә Коръән күп кенә темаларга кагыла, төрле алымнар куллана, һәм мондый Коръәни алымнарның иң билгелесе – элек яшәгән җәмгыятьләрнең тарихларын бәян итү алымы. Мондый кыйссалар Коръән эчтәлегенең өчтән берен тәшкил итә.
Тәүхид гакыйдәсе, йөрәкләргә үтеп кереп, ныгып көчәюе өчен, Коръән кыйссалары пәйгамбәрләрнең хакка өндәүләрен сурәтли, аларга карата гавам халыкның тотышын тасвирлый, ике якның да хис-кичерешләрен аңлата. 
Бу китап, пәйгамбәрлек календареның беренче битеннән соңгы битенә кадәр, Коръәни-Кәримдә исемнәре искә алынган барлык пәйгамбәрләрнең һәм аларның тормышларындагы хикмәт һәм гыйбрәтләрне үз эченә алган.


Read In Other Languages

ARABIC
ENGLISH
FRENCH
POLISH
RUSSIAN
SPANISH
UZBEK